

Русиядә 1 октябрьдә көзге чакырылыш башланды. Шул хактагы указга 29 сентябрьдә ил Президенты Владимир Путин кул куйды.
Быел көз Башкортстаннан 3,5 меңнән артык егет хәрби хезмәткә чакырылачак, диләр республиканың хәрби комиссариатында. Яңа хәрбиләр Кораллы көчләрнең барлык гаскәрләренә, шулай ук башкарма хакимиятнең федераль органнарының хәрби частьларенә җибәреләчәк. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итмәячәк, дип ассызыкладылар ведомствода.
“Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк”, – диде Башкортстанның хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьларга җибәреләчәк. Анда алар заманча хәрби техниканы үзләштереләчәк, хәрби-учет белгечлеге алачак, ә соңыннан хәрби әзерлек нигезендә хезмәтләрен дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган һәр кешене кием-салым комплекты, несессер, азык-төлек һәм әйберләр белән тәэмин итәчәкләр.