Яңалыклар
2 октябрь 2025, 08:52

Башкортстанның 11 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Бу районнарның агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре 8 октябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгына документлар тапшыра ала.

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018

Авыл хуҗалыгы табигатькә бәйле. Ә анысы соңгы елларда бик еш холыксызлана.

Былтыр уңышның күп өлешенә койма яңгырлар зыян салды. Быел да көзгә таба яңгырлар ешайды – кайсыбер урыннарда су туфракка сеңми башлады. Туфракның артык дымлануы сәбәпле, Авыл хуҗалыгы министрлыгы 11 районда гадәттән тыш хәл режимы кертергә тәкъдим иткән иде. Һәм республика Башлыгы шул хактагы карарга кул куйды. 

Көчле явым-төшемнән зыян күргән районнар исемлегенә Чишмә, Благовар, Илеш, Иглин, Благовещен, Бөре, Мишкә, Калтасы, Краснокама, Тәтешле һәм Кыйгы районнары кергән. Алар республиканың үзәк, төньяк-көнбатыш, төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Министрлык бәяләвенчә, августта һәм сентябрь башында озакка сузылган яңгырлар аркасында бу районнарда 8,5 мең гектардагы чәчүлекләр һәлак булган. Зыян суммасы 114 миллион сумнан артып китә.

Бу районнарның агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре 8 октябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгына, культуралар һәлак булудан килгән зыянны һәм аларны үстерүгә киткән чыгымнарны дәлилләп, документлар тапшыра ала.

Урып-җыюга гомумән тукталганда, Башкортстанда былтыр көздән чәчелгән культуралар җыелып бетте дияргә була. Бөртеклеләрнең 89 проценттан артыгы җыелган, 3 миллион 440 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 27,5 центнер, диде бу атнада Хөкүмәтнең киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

– Бөртекле һәм кузаклы культураларның уңдырышлылыгы буенча иң яхшы нәтиҗә – Чакмагыш районында, анда һәр гектардан 45әр центнер ашлык алына. Шулай ук Кырмыскалы, Стәрлетамак һәм Авыргазы районнары басулары да яхшы уңыш бирә, – диде аграр ведомство башлыгы.

Ә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыру буенча Стәрлетамак районына җитүче юк – биредә 210 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Чакмагыш, Илеш, Авыргазы һәм Мәләвез районнарында 150 мең тоннадан артык уңыш җыелган.

Шикәр чөгендере, былтыргы кебек, быел да мул уңышы белән сөендерә. Бер гектардан 470 центнер тирәсе уңыш алына. Соңгы мәгълүмат буенча, техник культура мәйданнарының яртысыннан артыгы чыгарылган. Бу көннәрдә “Раевсахар” һәм Чишмә шикәр заводларына таба чөгендер төялгән йөк машиналары агымының туктап торганы юк. Әлегә заводлар чөгендернең 300 мең тоннадан артыгын эшкәрткән.  

Майлы культуралар мәйданының 20 проценттан күбрәге суктырылган. Быел республикада яңа культура – көзге рапс үстерә башлаячакбыз, дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов.

Шулай итеп, сентябрь ахырына 1 миллион 400 мең гектардагы авыл хуҗалыгы культуралары җыелган. Бу – барлык күләмнең 67 проценты.150 мең гектарда карабодай, тары, кукуруз җыясы калган.

 – Алдагы 20 көндә республикада урып-җыю эшләрен тәмамларбыз, мөгаен, – дигән теләген җиткерде министр. Иң мөһиме – һава торышы сынатмасын. Синоптиклар фаразы дөрескә чыкса, октябрь башында кыраулар булмаган шактый уңайлы һава шартлары көтелергә тиеш.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас