Яңалыклар
2 октябрь 2025, 10:30

Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?

30 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә "Бәдән ни дәшә" проекты кысаларында чираттагы очрашу узды.

Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?
Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?

30 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә "Бәдән ни дәшә" проекты кысаларында чираттагы очрашу узды. Бөерләр сәламәтлеген саклау темасына гемодиализ бүлеге җитәкчесе, нефролог Алмаз Әзһәр улы Фәтыйхов чыгыш ясады.

Белгеч табиб бөерләрнең кеше организмда нинди функция үтәвен тагын бер кабат тыңлаучыларның исенә төшерде. Ни дисәң дә, без көндәлек тормышта эчке органнар, бигрәк тә аларның фунцияләре турында әллә ни тирән уйланып тормыйбыз. Хәтта авыртып, үзенең барлыгын исебезгә төшерсә дә, “бөгеп салмаса” чыдап йөрүебезне дәвам итәргә мөмкинбез. Алмаз Әзһәр улы бөерләр авыртса нишләргә, нефрологка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеген тәфсилләп аңлатты.
Бүлек җитәкчесе буларак гемодиализ процедурасы, аңа бәйле кешеләрнең язмышы турында сөйләде. Аның гади терминнар белән саф татар телендә чыгыш ясавы аеруча күңелгә хуш килде.  ⠀
Психолог һәм әлеге проектның авторы Гөлшат Нәүфәл кызы Сафина исә бөер авыртуның психосоматик сәбәпләрен барлады. Стресс, борчылу, үпкәләүнең бөерләргә һәм гомумән сәламәтлеккә нинди зыян салуын, туктаусыз борчылудан котылу юлларын сөйләде.
“Бәдән ни дәшә” проектының төп максатлары – үз өлкәсендәге яхшы белгечләр ярдәмендә җәмәгатьчелеккә файдалы мәгълүмат җиткерү аша милләтне сәламәтләндерү һәм татар интеллигенциясе арасында яңа йөзләр ачу. Узган очрашуда оештыручылар бу максатларына тулысынча иреште дияргә мөмкин.

Милләтебез уллары арасында Алмаз Фәтыйхов кебек яхшы табиб һәм көн дәвамында татарча бер кәлимә сүз әйтмәсә дә, үз телендә саф һәм иркен аралашкан шәхес барлыгын белү зур соклану һәм горурлык хисләре уятты. Әлеге проектның гомерле булуын, яңадан-яңа йөзләр ачуын теләп калабыз.

Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?
Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?
Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?
Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?
Бөерләр сәламәтлеген ничек сакларга?
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас