Яңалыклар
28 сентябрь 2025, 09:10

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кыраулар һәм юеш кар турында кисәтте

Ведомство мәгълүматлары буенча, 29 сентябрь төнендә күпчелек районнарда һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кыраулар һәм юеш кар турында кисәттеГадәттән тыш хәлләр министрлыгы кыраулар һәм юеш кар турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кыраулар һәм юеш кар турында кисәтте

Төнлә республиканың күпчелек районнарында һавада һәм туфрак өслегендә 0,-5°С , төнлә һәм иртән республиканың таулы һәм көнчыгыш районнарында чыбыкларда һәм агачларда юеш кар явуы, җил тизлеге 17 м/с кадәр җитүе көтелә.

Юлларның аерым участокларында томан эчендә күрү мөмкинлеге 500 метр һәм аннан да кимрәккә начарлануы, бозлавык фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә: салынып төшкән яки өзелгән электр энергиясе бирүче чыбыкларга берүк 8-10 метрдан да якынрак килмәгез, электрүткәргечләр өзелү турында 112 телефоны буенча хәбәр итегез. 

Моңарчы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Чиләбе өлкәсендә М5 трассасында һава торышы  начарлануын хәбәр иткән иде.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кыраулар һәм юеш кар турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кыраулар һәм юеш кар турында кисәтте
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас