Яңалыклар
26 сентябрь 2025, 13:25

Яшь педагогларга сертификатлар тапшырылды

Балалар бакчалары тәрбиячеләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров котлады.

Яшь педагогларга сертификатлар тапшырылдыЯшь педагогларга сертификатлар тапшырылды
Яшь педагогларга сертификатлар тапшырылды

Уфада мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүче яшь педагогларга Башкортстан Башлыгы грантына ия булган 50 җиңүчегә сертификатлар тапшырылды. Балалар бакчалары тәрбиячеләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров котлады.

– Иртәгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне билгеләп үтелә. Без беренче белем бирү звеносының никадәр мөһим булуын яхшы беләбез. Сез нәниләрне кабул итәсез һәм берничә ел эчендә аларның талантын ачасыз, аларга мөһим белем бирәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров төбәктә мәктәпкәчә звено инфраструктурасының динамик үсешен билгеләп үтте.

– Бездә республикада 959 балалар бакчасы бар, аларда 200 мең бала йөри. Соңгы елларда без 8 мең урынга исәпләнгән 50 яңа балалар бакчасы төзедек. Бу учреждениеләр безгә бик кирәк иде, - диде төбәк җитәкчесе. - Ә Президент программасында катнашу нәтиҗәсендә без балалар бакчаларына капиталь ремонт ясауга керешәбез - беренче сигез бинаны киләсе елда ук төзекләндерәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республикада тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү өстендә эш дәвам итәчәк.

- Узган ел без мәктәпкәчә яшь педагогларга 75 грант бирдек. Быел – тагын 50. Һәм бу эшне дәвам итәчәкбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Сезне конкурста җиңүегез белән котлыйм. Сәламәтлек һәм уңышлар телим, балаларыгыз сезгә шатлык кына китерсеннәр.

2025 елда конкурста республиканың 40 муниципалитетыннан 144 яшь педагог катнашты. 50 кеше җиңүче булды, шуларның 34е тәрбиячеләр, алты өлкән тәрбияче, өч музыка җитәкчесе, алты укытучы-логопед, физик культура буенча инструктор. Грант суммасы - 575 мең сум.

Фото: сайт Глава Республики Башкортостан

Яшь педагогларга сертификатлар тапшырылды
Яшь педагогларга сертификатлар тапшырылды
Яшь педагогларга сертификатлар тапшырылды
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас