Яңалыклар
26 сентябрь 2025, 04:56

Республиканың баш автоинспекторы мөһим белдерү ясады

“Бүген үк водительләрне тикшерүләр узачак”, – диде Владимир Севастьянов.

https://vk.com/ugibddmvdrbhttps://vk.com/ugibddmvdrb
https://vk.com/ugibddmvdrb

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов машина йөртүчеләргә мөһим белдерү ясады.

Эш шунда: республикада 26-29 сентябрьдә “Хәвефсез юл” профилактик чарасы узачак. Төп бурыч – машина йөртү таныклыгы булмаган яисә аннан мәхрүм ителгән, шулай ук транспорты теркәлмәгән яисә ялган дәүләт номерлары белән йөрүче водительләрне ачыклау. Рейдлар вакытында административ штрафлар турындагы карарларның үтәлгән-үтәлмәгән булуын да тикшерәчәкләр.

“Хәвефсез юл” профилактик чарасында республика полициясенең шәхси составы максималь катнашачак.

“Шәһәрләрдә һәм районнарда бүген үк махсус чаралар, шул исәптән водительләрне массакүләм тикшерүләр узачак”, – диде Владимир Севастьянов.

Ул шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларга битараф калмаска, исерек водительләр турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының “ышаныч телефонына” яки Telegram мессенджерында Дәүләт автоинспекциясе чат-ботына хәбәр итәргә чакырды. “Ышаныч телефоны” номеры – 8(347)279-32-92, чат-бот – @GIBDDRB_02bot.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас