

Әбиләр чуагы булдымы, әллә көзнең кәефе яхшырып тордымы – һава торышы аграрийларга тулы куәтләренә эшләргә берничә көн мөмкинлек бирде.
Атна башына 3 миллион тоннадан артык ашлык җыелган иде. Уңдырышлылык – гектардан 28 центнер, диделәр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Республиканың 12 районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы 100 мең тоннадан артып киткән. Мәсәлән, Стәрлетамак районы хуҗалыклары 190 мең тоннадан артык ашлык җыйган. Бу культураларның иң югары уңышы Кырмыскалы басуларында – гектардан 42 центнерга якын чыга.
16 районында көнбагыш җыюга төштеләр. Быел бу культура 400 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Атна уртасына 9,4 мең гектардагысы җыелган, 13,5 мең тонна май орлыгы суктырылган иде. Әлегә төп май культурасының уртача уңышы гектардан 14,4 центнер тәшкил итә. Моннан тыш, аграрийлар рапс, горчица, соя, җитен җыялар. Әлегә барлыгы 194,4 мең тонна майлы культура җыелган. Мәйданнарның 20 проценты чаптырылган.
Шикәр чөгендерен җыю да дәвам итә. 24 сентябрьгә аны 20 мең гектар мәйданда җыйган иделәр, бу – барлык күләмнең 46 проценттан артыгы. 965 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңдырышлылык гектардан 480 центнердан артып китә. Бүздәк районында – гектардан 496, Благоварда 490 центнер чыга. Ә Әлшәй районында бу күрсәткеч хәтта 550 центнерга җитә.