+22 °С
Яңгыр


Сөенечле хәбәр!
Якташыбыз, Шаран кызы Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре вице-мэры итеп билгеләнде.
Моңарчы ул дүрт ел шәһәр хакимиятендә социаль блокны һәм милли мәсьәләләр буенча эш алып барды.
Бу вазыйфада ул татар телен саклау һәм үстерү эшчәнлеге белән шәхсән шөгыльләнеп, зур уңышларга иреште. Шулар арасында – хәзер бөтен илгә таныш булган «Апуш» театр студиясе, «Итил» фестивале, «Тереклек агачы», «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Казан тавышлары» проектлары.
Гүзәлебезгә эшендә зур уңышлар телибез!
Фото: ВКТ по РБ.