Яңалыклар
23 сентябрь 2025, 06:24

Хәбәр бирү системалары тикшереләчәк

1 октябрьдән Башкортстан халкына хәбәр бирү системасын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырылган.

Хәбәр бирү системалары тикшереләчәкХәбәр бирү системалары тикшереләчәк
Хәбәр бирү системалары тикшереләчәк

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкорстан буенча дәүләт комитеты белдерүенчә, 1 октябрьдән Башкортстан халкына хәбәр итү системасы комплекслы тикшерүе үткәреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә хәбәр бирү чаралары - алар сиреналар, тавыш көчәйткечләр, яктылык таблосы, панельләр һәм башка корылмалар кабызылачак. Алар, кешеләргә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр бирү өчен, халык күп йөргән урыннарга урнаштырылачак.
Моннан тыш, халык арасында: "Внимание всем!" тавыш сигналлары, шулай ук "Проводится проверка готовности системы оповещения населения! Просьба сохранить спокойствие!" аудио-, аудиовизуаль, текстлы белдерүләр файдаланылачак.
Чара Русия Федерациясенең "Халыкка хәбәр бирү системаларын булдыру, реконструкцияләү һәм даими әзерлек торышында тоту тәртибе турында"гы 2023 елның 17 май карарына ярашлы үткәрелә.


Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты инфографикасы.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас