

Бүген, 22 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә “Физик культура һәм спортны үстерү” комплекслы дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Аны ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко үткәрде.
Фикер алышуның төп темасы – физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләрнең санын арттыру өчен күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге. Вице-премьер әйтүенчә, комиссиянең төп бурычлары – спортның бөтен өлкәсен комплекслы үстерү буенча консолидацияләнгән позицияләрне эшләү һәм булган ресурсларны берләштерү, алар Русия Президенты Владимир Путин куйган милли максатларга ирешерлек булырга тиеш.
Радий Хәбиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Башкортстанда физик культура һәм спорт белән даими рәвештә 2,3 млн кеше шөгыльләнә. Бу күрсәткеч 2019 елда 45,2 проценттан 2024 елда 62 процентка кадәр арткан. Әлеге критерий буенча республика Идел буе федераль округында өченче урында тора.
– Соңгы дүрт елда спорт тармагын финанслау күләме ике тапкырга диярлек – 5,2 млрд сумнан 9,6 млрд сумга кадәр артты. Спорт корылмаларын төзү темплары һәм аларның саны буенча без илдә лидерлар рәтенә керәбез. Шунысы мөһим, без бу өлкә хезмәткәрләренә актив ярдәм итәбез. “Авыл тренеры” республика проектын гамәлгә ашыру чорында 207 педагог ярдәм алды. Узган елдан “Шәһәр тренеры” дигән шундый ук проектны гамәлгә ашырабыз. Без һәр муниципалитетта заманча спорт инфраструктурасы булдырылуын телибез. Моның өчен физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, ябык боз шугалаклары, стадионнар, спорт мәйданчыклары төзибез – шул исәптән дәүләт һәм бизнесның тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, – диде Башкортстан Башлыгы.
Дмитрий Чернышенко Башкортстанның халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү тәҗрибәсен югары бәяләде.