Яңалыклар
16 сентябрь 2025, 10:26

"Урал патриотлары"нда катнашыгыз!

Башкортстан волонтерлары һәм гражданлык активистлары «Урал патриотлары» IV форумында катнашырга чакырыла.

"Урал патриотлары"нда катнашыгыз!"Урал патриотлары"нда катнашыгыз!
"Урал патриотлары"нда катнашыгыз!

Башкортстан волонтерлары һәм гражданлык активистлары «Урал патриотлары» IV форумында катнашырга чакырыла .

Чара 7-9 ноябрьдә Яңа Уренгой шәһәрендә (Ямал-Ненец автономияле округы) узачак. Анда күңелләре белән Россия өчен җан аткан кешеләр катнаша ала. Барыннан да элек форум СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче волонтерларны һәм гражданлык активистларын берләштерүгә юнәлдерелгән. Белем бирү программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала: «МЕДИАВОЛОНТЕРЛЫК һәм СВОга мәгълүмати ярдәм», “Социаль проектлау”, “Волонтерлык проектларына грант ярдәме”.

Форумның икенче өлешендә катнашучылар яшьләрне патриотик тәрбияләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен һәм СВО катнашучыларына ярдәм итү программаларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук УРФОда Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк вәкилләре өчен секция эшләячәк.

22 сентябрьгә кадәр теркәлү узучылар өчен катнашуның онлайн-форматы каралган. Сайлап алуны узган катнашучылар 2025 елның 15 октябренә кадәр чакыру алачак. (6+)

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас