

Бу көздә Россия Фәннәр академиясенең металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институты 40 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ул үзлекләре яхшыртылган металл һәм эретмәләрдән катлаулы формалы детальләр ясарга мөмкинлек бирә торган эшләнмәләре белән билгеле. Сынауларның берсе вакытында хезмәткәрләр үтә сыгылмалылык рекорды куйган - үрнәк итеп алынган материалны 4100% ка сузганнар.
Экспериментның асылы - төрле температураларда һәм деформация тизлекләрендә сынаулар үткәрү нәтиҗәләре буенча үтә сыгылмалылыкның оптималь режимын билгеләү. Сынауларның берсенең нәтиҗәсе рекордлы булган. Металл 4000% тан да артыграк сузылган. Сузу графигындагы йөкләнеш күрсәткечләре шулкадәр түбән төшкән ки, үрнәкнең сузылу-сузылмавын билгеләү мөмкин дә булмаган.
Заманча технологияләр пластилин кисәгеннән ясалган кебек металлдан әзер эшләнмә ясарга мөмкинлек бирә. Ул шулай ук нык булачак, әмма шул ук вакытта авырлыгы сизелерлек кимрәк булачак. Аны сәнәгатьтә һәм көнкүрештә кулланырга мөмкин булачак. Үтә сыгылмалылык белән институт инде берничә дистә ел шөгыльләнә.