Яңалыклар
16 сентябрь 2025, 11:35

Физиклар конференциясе узачак

Конференция ерак чит ил галимнәре, бигрәк тә бу илләрнең фәнни үзәкләрендә эшләүче ватандашлар өчен ачык.

Физиклар конференциясе узачакФизиклар конференциясе узачак
Физиклар конференциясе узачак

«Перспективалы материаллар физикасы һәм технологиясе» халыкара конференциясе 2021 елдан башлап ике елга бер тапкыр Россия Фәннәр академиясенең металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институты һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты тарафыннан үткәрелә.

Конференция ерак чит ил галимнәре, бигрәк тә бу илләрнең фәнни үзәкләрендә эшләүче ватандашлар өчен ачык. ФТПМ-2025нең чираттагы, өченче халыкара конференциясе 6 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр узачак. Һәм ул Россия Фәннәр академиясенең металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институтының 40 еллыгына багышланачак.

Конференциянең максаты: материаллар физикасы һәм механикасы, аларны эшкәртү технологияләре өлкәсендә тикшеренүләрнең актуаль юнәлешләрендә яңа фәнни нәтиҗәләр турында фикер алышу, тикшеренүләргә яшь галимнәрне җәлеп итү һәм аларның тикшеренү нәтиҗәләрен киң фәнни аудитория алдында сынап карау.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас