

«Без кош очышы биеклегеннән дә югарырак күтәрелдек, җиребезнең нинди зур һәм матур булуын күрдек. Бу акылга сыймаслык хәл!». Әнә шундый хис-кичерешләре белән уртаклашты Илназ Дәүләтов һәм Максим Назаралиев хыяллары тормышка ашкач. Малайларның шатлык һәм соклану тойгылары ташып торды, ә аларның әти-әниләре уллары белән тагын бер тапкыр горурланды. Болар барысы да бүген Кушнаренко районында урнашкан Первушино кече авиация аэродром комплексы территориясендә булды.
Аэродромда гаиләне Башкортстан Республикасының Парашют спорты федерациясе рәисе Гайрат Манаев, күп тапкырлар чемпион һәм күп ярышлар призеры, спорт мастеры Эдуард Мулаев, инструкторлар, спортчылар, күк йөзенә һәм баш өстендә нейлон гөмбәз кыштырдавына битараф булмаганнар каршы алды.
Фото: "Башинорм".