Яңалыклар
12 Сентября 2025, 11:09

“Милли костюм көне – республикабызның иң матур бәйрәмнәренең берсе”

Радий Хәбиров республика халкын Милли кием көне белән котлады.

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Милли костюм көне белән котлады.

“Милли костюм көне – республикабызның иң матур бәйрәмнәренең берсе. Без аны 2020 елда булдырдык. Менә инде бишенче ел апрельнең һәр өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында күпмилләтле республикабыз халкы горурланып үз халыкларының костюмнарын кия. Тоташ Башкортстанда бу көнгә багышланган күргәзмәләр, флешмоблар, башка матур чаралар уза”, – дип язган төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Ул бу атнада, 8 сентябрьдә, Башкортстанда беренче тапкыр Русия халыклары телләре көнен билгеләп үтүләрен дә телгә алган.

“Төрле милләт вәкилләренең бер-берсенә карата үзара ихтирамы, тынычлыкта һәм татулыкта яши белүе – Башкортстанның һәм илебезнең төп байлыгы. Барыгызны да котлыйм!” – ди Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас