Яңалыклар
12 сентябрь 2025, 04:35

“Геочакыру” – Учалы районында

“Геочакыру” чемпионатының төп сынаулары Учалы районында уза.

https://vk.com/ecobashkortostanhttps://vk.com/ecobashkortostan
https://vk.com/ecobashkortostan

Учалы районының Калкан һәм Рысай авыллары янында “Геочакыру” III Халыкара геология чемпионатының кыр сынаулары башланды.

Русиянең 22 төбәгеннән һәм дөньяның 16 иленнән килгән студент-геологлар “Геологик маршрут”, “Гидрогеология” һәм “Шлихлау сынавы” дисциплиналары буенча ярыша башладылар.

– Конкурс биремнәре катнашучылардан тирән белем һәм камил практик күнекмәләр таләп итә, – ди Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Судьялар аңлатканча, шлих сынавының асылы күпләргә алтын эзләүчеләр турындагы фильмнар буенча таныш. Беренче этапта командаларга 20 минут эчендә тәкъдим ителгән пробаны юарга һәм барлык минералларны сакларга кирәк. Икенче биремдә катнашучыларга минералларның ясалма катнашмасын (кварц, кыр шпаты, турмалин, галенит, аурипигмент) биргәннәр, аларны табигатьтә очратып булмый. Максат – осталыкны гына түгел, ә минералларның үзлекләрен тирәнтен аңлауны ачыклау. Төгәл идентификацияләү өчен командалар бинокуляр һәм дикобраз энәсен кулланган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас