Яңалыклар
12 сентябрь 2025, 04:10

1 октябрьдән кредит каникуллары алып булачак

Әмма бу яңалык бар кешегә дә кагылмый.

Нейрочелтәр.Нейрочелтәр.
Нейрочелтәр.

Ил Президенты Владимир Путин кредит каникуллары турындагы канунга кул куйды.

Бу мөмкинлек белән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр файдалана алачак. 1 октябрьдән үзмәшгульләр һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре 5 елга бер тапкыр кредит каникулларын рәсмиләштерә алачак. Каникулны алты айга кадәр алырга була.

Кредит каникулларын рәсмиләштерүнең үз таләпләре бар:

- кредит 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк рәсмиләштерелмәгән булырга;

- аның максималь күләме үзмәшгульләр өчен – 10 миллион сумнан, микропредприятиеләр өчен – 60 миллионнан, кече предприятиеләр өчен – 400 миллионнан, урта предприятиеләр өчен 1 миллиард сумнан артмаска тиеш.

Шунысын истә тотарга кирәк: ташламалы чорда процентлар исәпләнәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас