

Башкортстанда мал азыгы әзерләү кампаниясе ахырына якынлаша.
– Планның 95 проценты үтәлде, 556 мең гектар мал азыгы культуралары чаптырылды, – диде бу атнада Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Аграрийлар тупас һәм сусыл азыкка ихтыяҗның 74 процентын әзерләгән. Бер шартлы мал башына 19 центнер азык туры килә.
Соңгы саннарга күз салсак, 640 мең тоннага якын печән, 1 миллион 135 мең тонна сенаж әзерләнгән. Хәзер чиратта – силос. Бүгенгә бу сусыл азык 115 мең тонна (планның 10 проценты) салынган.
Шул ук вакытта басуларда урак дәвам итә. Кызганычка, яңгырлар эшне бераз тоткарлый. Әлегә 760 мең гектардагы уңыш җыелган, бу барлык мәйданның 37 проценты дигән сүз. Бөртекле һәм кузаклы культураларның яртысыннан күбесе җыелып, 2 миллион 145 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңдырышлылык – гектардан 30,4 центнер.
Майлы культураларга килгәндә, 9 сентябрьгә 42 мең гектар суктырылган иде. Бүген 35 районда рапс, горчица, җитен, соя җыялар. Әйткәндәй, быел республикада майлы культуралар чәчүлекләре беренче мәртәбә 630 мең гектардан артып китте. Төп мәйданны көнбагыш алып тора, ул 400 мең гектарга чәчелгән.
Шикәр чөгендерен җыю да дәвам итә. 10 сентябрьгә техник культура 5,8 мең гектардан артык мәйданда чыгарылган. Бу – барлык күләмнең 13 проценттан артыгы. Татлы тамырның уртача уңышы – гектардан 428,1 центнер. Иң югары уңыш Әлшәй районында: гектардан 550 центнер. Ә җитештерү күләме буенча Ярмәкәй аграрийлары алда бара: анда 65,3 мең тонна татлы тамыр җыелган.
Ике шикәр заводы да тулы куәтенә эшли. Чишмә шикәр заводы һәм “Раевсахар” компаниясе бүгенгә 139 мең тоннадан артык шикәр чөгендере кабул иткән, шуның 116,4 мең тоннасы эшкәртелгән. Алардан 12,5 мең тонна шикәр алынган.