Яңалыклар
11 сентябрь 2025, 08:40

Дискотекада гәзит-журналларга язылдылар

“Самавырлы ритайым”га “Добрая подписка” килде. 

https://mgazeta.comhttps://mgazeta.com
https://mgazeta.com

Кичә, 10 сентябрьдә, Агыйдел елгасы буенда “Самавырлы ритайым” башкорт дискотекасында “Добрая подписка” акциясе узды.

Монда һәркем яраткан матбугат басмасына языла алды. Гәзит-журналларны күп балалыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итеп тә, күрше төбәкләрдәге дусларга һәм якыннарга гадәти булмаган бүләк итеп тә рәсмиләштерергә мөмкин иде.

“Республика Башкортостан” нәшрият йорты стенды янында оештырылган чарада 30дан артык кеше катнашты. Бер басмага язылучылар редакцияләрдә үткәрелгән призлар уеннарында бәхетен сыный алачак. Шулай ук акциядә катнашучыларның барысы да республика уенында катнаша алачак, аның нәтиҗәләре гыйнвар ахырында БСТда туры эфирда үтәчәк. 

Матбугатка язылу дәвам итә! Язылыгыз һәм, уеннарда катнашып, бүләкләр отыгыз!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас