

Мәчет Баймакның Шоссе урамында төзеләчәк. Бүгенге көндә эшләп килүче "Нәсыйхат" мөселман гыйбадәт йортының бинасында урын җитми, шуңа күрә гыйбадәт кылуларның бер өлешен ачык һавада үткәрергә туры килә икән. Яңа корылманың проекты күбрәк мәхәллә кешеләренә исәпләнгән, шулай ук кунакханә һәм кафены үз эченә алачак.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин республиканың идарә итү командасына төбәктә мөселман үзәкләрен төзүдә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Шулай ук Баймакта Башкортстан Башлыгы Горький урамында яңа православие гыйбадәтханәсе төзелешенә старт бирде.
Шәһәрдә Введенский мәхәлләсенә 1995 елда нигез салганнар, ә әлеге көндәге гыйбадәтханә элеккеге музей бинасында урнашкан. Ремонт вакыт-вакыт үткәрелүгә карамастан, бина мәхәллә кешеләренең саны артуга туры килми. Яңа чиркәү мөһим рухи үзәккә әвереләчәк һәм гыйбадәт кылу һәм якшәмбе мәктәбе дәресләре өчен уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Республика җитәкчесе Радий Фәрит улы җирле халык белән аралашты, аларны районның 95 еллыгы белән котлады һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча теләкләрен җиткерде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.