

- Токымның хәзерге торышы тотрыклы уңай динамика күрсәтә. 1990нчы елларда фермалар саны минимумга кадәр кимегәч, 2000нче еллар башыннан тармакны актив торгызу башланды. Бүген республикада 8 токымчылык буенча эшләүче предприятие бар, шул исәптән өч ат заводы эшли. Ә токымлы атларның гомуми баш саны 7,5 меңгә җитә, шулардан 3,5 меңе – бияләр. Бу саннар токымны саклау өчен минималь таләпләрдән шактый артып кит, - дип ассызыклады Камил Фәрхетдинов.
Токымны саклауның мәдәни аспектын да бәяләп бетереп булмый, дип саный Камил Динар улы. Башкорт халкы өчен ат – авыл хуҗалыгы хайваны гына түгел, ә мәдәни мирасның мөһим элементы.
Бүгенге көндә атчылык продукциясенең экспорт потенциалы да үсешен дәвам итә. Ат итенә, бигрәк тә бия сөтенә һәм кымызга дөньякүләм ихтыяҗ тотрыклы уңай динамика күрсәтә. Токымны үстерү һәм аның продуктивлыгын арттыру халыкара базарда регионның позициясен сизелерлек көчәйтергә мөмкин. Башкорт атлары токымы белән эшләү катлаулы күпкырлы процесстан гыйбарәт. Бу эшнең уңышына уникаль генофондны саклау гына түгел, ә төбәкнең икътисади үсеше һәм башкорт халкының мәдәни мирасын саклау да бәйле.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: "Молодёжная газета".