

Фестиваль атчылык һәм кымызчылык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Граф күле янындагы мәйданчыкта 10 меңнән артык кунак җыелган. Алар арасында Русиянең 16 төбәгеннән һәм 12 чит илдән атчылар, спортчылар, галимнәр һәм бизнес вәкилләре.
Тантаналы өлешне театральләштерелгән тамаша һәм ат парады белән ачтылар.
— Бирегә үз тарихын кадерләгән һәм республикабызның мөһим символларының берсе – башкорт атына битараф булмаган кешеләр җыелды. Илнең барлык халыклары өчен диярлек ат чыннан да походта да, сугышта да, тормышта да юлдаш булган. Бу бигрәк тә башкорт халкы тормышында чагылды, — дип бәян итте Радий Фәрит улы. — Ат – хәзерге Башкортстан икътисадының зур өлеше, ул махсус хәрби операциядә илне саклаучы сугышчыларыбызга да ярдәм итә. Һәм без елдан-ел башкорт атын өйрәнүгә зур игътибар бирәчәкбез.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.