Яңалыклар
4 сентябрь 2025, 05:29

Легендар табиб белән хушлашабыз

Билгеле хирург Рәшит  Газиз улы Бадыйковны югалттык...  

Легендар табиб белән хушлашабызЛегендар табиб белән хушлашабыз
Легендар табиб белән хушлашабыз

Билгеле хирург Рәшит  Газиз улы Бадыйковны югалттык...

 

Көтелмәгән хәбәр җанны телеп үтте. Медицинаның һәм якташларының  горурлыгы, ышанычыбыз, соклангыч якташыбыз медицина фәннәре докторы Рәшит Газиз улы безне калдырып китте.  Күңелдә  әткәйне югалткандай авыр тойгы...

Рәшит Бадыйков 1932 елның 20 июлендә Чакмагыш районы Митрә-Әюп авылында крестьян гаиләсендә туа. Киләчәк язмышын медицина белән бәйли.

Күренекле табиб, онкохирург, соклангыч кешелекле кеше, алтын скальпель иясе, Ходайның рәхмәте белән табиб булып, йөзләгән кешеләр гомерен саклап калган ак халатлы Рәшит Бадыйков абыебызны югалту бик авыр.

Рәшит Бадыйков исеме республикадан читтә дә киң билгеле. XX гасыр уртасыннан ук Башкортстанда онкологияне дәвалау дәрәҗәсен күтәрүчеләрнең берсе булган, моннан тыш, тирән әдәплелеге һәм тирә-юньдәгеләргә яхшы мөнәсәбәте белән аерылып торган шәхес, табиб, ифрат яхшы кеше иде шул. Олысын-олы, кечесен кече итеп күрә белгән, кеше күңелен аңлаучы, чирне үтәли күрүче олы кеше иде. Рәшит Газиз улын югалтуны табиблар медицина легендасы китүенә тиңлиләр. Бу нәкъ шулай да.

Рәшит Газиз улы кешеләргә якын була белде. Ул тирән белемле бик тә гади белгеч иде. Авыру кешеләрне тупаслата, усал, рәнҗешле итәргә мөмкин. Ә Рәшит Газиз улы пациентка һәрвакыт кайгыртучанлык белән карый белде – хәленә дә, статусына да карамастан. Бу кешелеклелек аның канында булгандыр. Чынлыкта, әлбәттә, бу Ходайдан яки табигатьтән бүләк кенә түгел, ә элеккеге заманнарда күп кешеләргә хас булган зыялылык нигезе дә.

Ре Рәшит Газиз улы пенсиягә чыкканнан соң да, консультант булып калганда да, эшне кимчелексез, яшен исәпкә алып көтелергә мөмкин булган бернинди авырлыксыз башкара.Гомер юлын медицинага гына түгел, кешеләр сәламәтлегенә багышлаган олуг белгеч, кабатланмас талантлы табиб иде ул.

Рәшит абый Бадыйков  һәр пациентка кайгыртучан булды. Ул укытучы гына түгел, ә күп кенә хәзерге табиблар өчен әти буларак остаз иде.

Рәшит Газиз улының китүе онкология, сәламәтлек саклау системасы, Башкортстан өчен генә түгел, бөтен Русия өчен зур югалту. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә булыр.

     Чын профессионал һәм олы йөрәкле табиб бөтен булмышы, белеме белән кешеләрне коткара килде.

Яхшы табиб булуына өстәмә, ул җыр-моңга гашыйк җан иде. Үзе гармунда уйнап җырлар иде. Ифрат тәртипле, әдәпле, чын зыялылар нәселеннән булган Рәшит ага Бадыйков  үзенең барлыгы белән җаннарны җылытып,  сөендереп тора иде. Сүнде ул кояшыбыз, легендабыз безне калдырып китте.  Ә бит аның шушы яшендәге төгәл зиһенле, теремек, үткер фикерле булуы безне сокландыра иде. Олы яшьтә булса да,  болай тиз, кинәт калдырып китмәс кебек иде. Хуш легенда, хуш “Бадыйков абый”. Чынлап та, әткәйне озаткандагы кебек авыр ...

 Рәшит Бадыйков белән хушлашу тантанасы 4 сентябрьдә Рус драма театры залында 11:00 сәгатьтә уза.

Атаклы табибны Уфаның Көньяк зиратындагы Дан аллеясында җирләячәкләр.

 

 

 

 

Легендар табиб белән хушлашабыз
Легендар табиб белән хушлашабыз
Легендар табиб белән хушлашабыз
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас