Яңалыклар
4 сентябрь 2025, 07:54

2 миллион тоннадан артык ашлык җыелган

Уңыш җыйган вакытта яңгыр комачауламасын иде дә бит...

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018

Уңыш җыйган вакытта яңгыр комачауламасын иде дә бит... Әмма һава торышы бездән сорап тормый шул. Алай да аграрийлар мөмкинлек булганда урып-җыеп өлгерергә тырышалар.

“Әлегә Башкортстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык җыелды”, – диде бу атна Хөкүмәттеге оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының яртысы диярлек җыеп алынган, 650 мең гектарда суктырылган. 100 мең тоннадан артык ашлык суктырган районнар исемлегендә – Стәрлетамак (136 мең), Авыргазы (110 мең), Кырмыскалы (105 мең) һәм Чакмагыш (102 мең). Уртача уңдырышлылык – гектардан 31,3 центнер, диде министр.

Майлы культураларга килгәндә, 25 мең гектар чаптырылган, бу – барлык мәйданның 4 процентка якыны. 37 мең тоннадан артык май орлыгы суктырылган, уңдырышлылык – гектардан 17,5 центнер.

Инде көннәр утырып, үскән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга булсын иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас