Яңалыклар
1 сентябрь 2025, 14:17

Русия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгән

Проектта Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 70 кеше катнашкан.

Русия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгәнРусия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгән
Русия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгән

Быел майда, "Алтай. Үсеш территориясе" яшьләр белем форумы кысаларында, Башкортстан студент отрядлары җитәкчесе урынбасары Иван Шатов грант конкурсы җиңүчесе булган. "Безнең округ - көч!" Идел буе федераль округының Русия студент отрядлары белән төбәкара хезмәттәшлек программасын үстерүгә 800 мең сум күләмендә акча бүленгән. Проект чикләрендә Русия студент отрядлары вәкилләре өчен ачык һавада белем блогы, катамараннарда йөзү, төбәк штаблары җитәкчеләре өчен стратегик сессия һәм башка күңел ачу чаралары оештырылган.
Проектта Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 70 кеше катнашкан. Нөгеш сусаклагычы буенча йөзү төп вакыйга булган. Чара барышында һәр төбәктән бишәр кешедән торган командалар республиканың гүзәл табигате белән ләззәтләнеп, уртак планнар төзеп һәм оешманың үсеш идеяләре турында фикер алышып 6 километрга якын ара үткән.
Идел буе федераль округы студент отрядларының округ штабы җитәкчесе урынбасары Сархан Гришин проект максатының гаять әһәмиятле булуын билгеләгән, чөнки нәкъ менә шундый чараларда төрле төбәк бүлекләре вәкилләре үзара аралашу һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия була. Мондый вакыйгалар студент отрядларын илдә иң көчле оешмаларның берсе булуын күрсәтә, дигән Гришин.

"Молодежная газета" сайтыннан.

Русия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгән
Русия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгән
Русия студент отрядлары Нөгештә катамараннарда йөзгән
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас