Яңалыклар
1 сентябрь 2025, 14:41

"Разряд" җәй буена табибларга булышкан

Баш табиб канәгать калган.

"Разряд" җәй буена табибларга булышкан"Разряд" җәй буена табибларга булышкан
"Разряд" җәй буена табибларга булышкан

Республика клиник психиатрия дәваханәсендә "Рзряд" студент отряды җәйге эшен тәмамлаган. "Менталь" проекты чикләрендә Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары һәм Бөре медицина колледжының булачак шәфкать туташлары ике ай эшләгән.
Яшьләр табиблар тәгаенләүләрен башкарып, документлар тутырып һәм катгый санитар режимны тәэмин итеп, реабилитация, психиатрия һәм инфекция бүлекләрендә эшләгән. Баш табиб студентларның барсына да рәхмәт белдергән. Дәваханәдә яшәү, туклану һәм ял вакытларын оештыру җәһәтеннән студентларга уңайлы шартлар тудырылган.
Проект бу форманың ике як өчен дә файдалы булуын күрсәткән: студентлар кыйммәтле практикага һәм эш хакына, медицина учреждениесе исә иң киеренке чорда кадрлар кытлыгын ябу мөмкинлегенә ия булган.

"Разряд" җәй буена табибларга булышкан
"Разряд" җәй буена табибларга булышкан
"Разряд" җәй буена табибларга булышкан
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас