Яңалыклар
1 сентябрь 2025, 08:17

"Башкорт аты"нда "Башкортстан продукты" брендларын тәкъдим итәчәк

Күргәзмә-ярминкәдә "Башкортстан продукты"ның 11 дипломанты үз товарлары белән таныштырачак.

"Башкорт аты"нда "Башкортстан продукты" брендларын тәкъдим итәчәк"Башкорт аты"нда "Башкортстан продукты" брендларын тәкъдим итәчәк
"Башкорт аты"нда "Башкортстан продукты" брендларын тәкъдим итәчәк

6 сентябрьдә Баймак районының Граф күле буенда "Башкорт аты" Халыкара фестивале үтәчәк. Махсус гастрономик зонада оештырылачак чарада "Башкортстан продукты" республикада җитештерелгән иң яхшы продуктларны тәкъдим итәчәк.
"Бу җирле җитештерүчеләргә ярдәм генә түгел, фестиваль кунакларына безнең төбәкнең кабатланмас ризыклары белән танышу мөмкинлеге дә",- ди БР сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазифасын башкаручы Василий Таболин.
Күргәзмә-ярминкәдә Күмертау, Белорет, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре, Баймак, Мәләвез, Белорет, Учалы һәм Кушнаренко районнарыннан "Башкортстан продукты"ның 11 дипломанты үз товарлары белән таныштырачак. Алар фестиваль кунакларына, ат итеннән деликатеслар, сөт һәм сөт ризыклары, икмәк һәм сыр изделиеләре, бал, чәй, варенье, ак чыршы суы, сувенир продукцияләр тәкъдим итәчәк.
Гастрономик чарада Уфа, Белорет, Благовещенск, Сибай, Хәйбулла, Баймак районнары җәмәгатьчелек туклану предприятиеләре дә булачак. Алар башкорт ашамлыкларыннан тыш, Корея һәм Кавказ аш-суларын да әзерлиячәк.


"Республика Башкортостан" гәзите сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас