

Башкортстан башкаласында Үзәк базар янындагы тукталышларны яңа урыннарга күчерәчәкләр.
Бу чара шәһәрнең дүрт төп юнәлешен тоташтыручы, кеше иң күп йөри торган транспорт төенен бушатуга ярдәм итәчәк, диләр республиканың Юл хәрәкәтен оештыру үзәгендә.
Шәһәр үзәгенә таба йөрүче маршрутлар өчен бер тукталыш “Мир” фирмасы” ягына таба күчәчәк. Икенчесе Революция һәм Цюрупа урамнары киселешендә булыр дип күзаллана.
Әлеге планны тормышка ашыруның төгәл сроклары әлегә әйтелми. Алай да Үзәк базар боҗрасында үзгәрешләр инде бар. Әйтик, светофорларның фазаларын үзгәртү һәм төрле юнәлешләр буенча агымнарны оптимальләштерү машиналар агымын – 8 процентка һәм уртача тизлекне 10 процентка арттырды, диләр.
Әйе, Уфада машиналар саны да, бөкеләр дә елдан-ел арта. Шуңа үзгәрешләр кертми мөмкин түгел.