Яңалыклар
28 август 2025, 06:57

“Мондый конкурслар яңа җырлар тусын өчен кирәк”

Шулай ди Уфада “Геройлар вакыты” IV Бөтенрусия җыр фестиваленең төп бүләген яулаучы Санкт-Петербург педагогы.

“Мондый конкурслар яңа җырлар тусын өчен кирәк”“Мондый конкурслар яңа җырлар тусын өчен кирәк”
“Мондый конкурслар яңа җырлар тусын өчен кирәк”

Уфада “Геройлар вакыты” IV Бөтенрусия җыр фестиваленең төп бүләген Санкт-Петербург педагогы яулады. Җиңүчегә бүләкне Совет мәйданында үткән гала-концертта республика Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

– Мин бик бәхетлемен, шул кадәр дулкынланам! – диде Лилия Трифонова. – Башкортстанда үткән мондый зур конкурста минем иҗатымны югары бәяләрләр дип уйламаган идем. Үз шәһәремне лаеклы күрсәтә алуым белән бәхетлемен. Иң мөһиме, без иҗатыбыз белән җиңүне якынайтабыз. 80 ел элек бөтен дөньяда тынычлык өчен, балаларыбызның, оныкларыбызның тыныч яшәве өчен көрәшкән картәтиләребез кебек бүген дә солдатлар алгы сызыкта.

Конкурсант “Җиңүләр алда” җырын башкара. Аны ул балалар бакчасында бергә эшләгән коллегасы һәм дусты белән бергә язган.

– Җыр илебездә 2022 елдан соңгы вакыйгаларга җавап итеп язылган. Безнең кече тәрбияләнүчеләребез хәзер әтиләрен, картәтиләрен, абыйларын югалту кебек коточкыч кайгы белән очрашты. Бу – ил кайгысы. Безнең иҗадта да чагыла, – диде ул.

Лидия биш яшеннән музыка белән шөгыльләнә. Аның картәтисе дә музыкант булган. Балалар белән эшләвенә инде 20 ел.

– Чара югары дәрәҗәдә оештырылган, миңдә чагыштырырлык тәҗрибә бар. Күләмле, профессиональ конкурс, – дип исәпли Лидия. – Мондый конкурслар яңа җырлар тусын өчен кирәк. Балаларыбыз мәгънәле, мәңгелек җырлар тыңласын!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас