Яңалыклар
28 август 2025, 04:09

Джуд Лоу Путинга охшаганмы?

Путинның яшьрәк чагы турында кино төшергәннәр.

iz.ruiz.ru
iz.ru

Социаль челтәрләргә “Кремлевский волшебник” фильмыннан беренче кадрлар эләккән. Анда британияле Джуд Лоу Русия Президенты Владимир Путинны уйный. Сурәтне Variety басмасы бастырган.

Фильмның режиссеры, француз Оливье Ассайас әйтүенчә, аның киносы Русия Президенты турындагы тарих кына түгел, ә “заманча сәяси дөнья” нигезләрен тикшерү булып тора.

“Кремлевский волшебник” Джулиано да Эмполиның шул ук исемдәге нәфис китабы буенча төшерелгән. Сюжет буенча вакыйгалар 90нчы еллар башында бара. Анда политтехнолог булачак Русия лидерының киңәшчесенә әйләнә. Бу персонажның прототибы булып Президент Хакимияте башлыгының элеккеге урынбасары Владислав Сурков тора.

Фильм тулысынча Латвиядә төшерелгән, чөнки бу илдә төшерү чагыштырмача арзанга чыккан.

Лентаның премьерасы 31нче августта Венеция кинофестивалендә планлаштырыла.

Элегрәк Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков яшь Путинны Джуд Лоу уйнаячак фильмның нечкәлекләре турында Кремльдә хәбәрдар түгелләр, дигән иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас