

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Өченче буын халык университетында 1 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә пеннсионерлар арасында дүртенче бөтенрусия финанс грамотлыгы чемпионаты башлана.
Чемпионатта пенсионер статусын раслаганнар катнаша ала. https://fingram.rea.ru/chempionat) адресы буенча 25 сентябрьгә кадәр теркәлү үтәргә була. Төбәк этабында җиңгән өч кеше финалга үтәчәк, ул 23 октябрьдә онлайн үтәчәк. Төбәк һәм федераль этапларда катнашучылар кыйммәтле бүләкләр һәм чемпионатта катнашулары турында дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Чемпионатка әзерләнү өчен Уфа шәһәре районнарында финанс грамотлыгы буенча бушлай лекцияләр үтәчәк. Анда теркәлергә кирәкми.
17 сентябрьдә 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Коммунистик урам, 39 нчы йорт, 2 катта урнашкан Өченче буын халык университетында “Финанс мошенникларының яңа схемалары” темасына лекция узачак. Шулай ук, озайлы вакытка акча салу программаларында пенсионерлар ничек итеп үзләренә файда эшли алу турында да мәгълүматлар биреләчәк.