Яңалыклар
22 август 2025, 11:52

Армия көннәре

Башкортстанда армия мәдәнияте көннәре башлана.

Армия көннәреАрмия көннәре
Армия көннәре

 

Бъген Башкортстанда Русия Оборона министрлыгының “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проекты старт алды. Ул 27 августка кадәр барачак.

Беренче көнне Уфа шәһәренең Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар ,күргәзмәләр ачылды.  Республика Хәрби Дан музеенда “Россия. Донбасс. СВО”, Башкортстан Республикасының Милли музеенда “Мәдәният армиясе” һәм “СВО глазами художника”, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында “Герои нашего времени” (Юрий Савичев) һәм “уголь Донбасса. Лица Победы” (Сергей Марченко) күргәзмәле белән танышырга була. Керү бушлай.

Стәрлетамакта Русия Федерациясе Оборона министрлыгы иҗат коллективларының, шул исәптән А.В. Александров исемендәге Русия армиясе җыр һәм бию ансамбле һәм Русия Хәрби Көчләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбленең күчмә мастер-класслары һәм концерты узачак. Кич белән, 18: 00 сәгатьтә Уфаның Совет мәйданында «Армия мәдәнияте көннәре» н ачу тантанасы, РФ Дәүләт флагы көненә багышланган флаглар парады һәм «Көз романтикасы»-«Сугыш еллары җырлары» III Халыкара классик музыка фестивален ачу концерты булачак. Концертта Аскар Абдразаков, Василий Ладюк, Оксана Волкова, БР Дәүләт академия симфоник оркестры һәм хор коллективлары катнашачак. Моннан тыш, БР Дәүләт академия рус драма театрында «Мой бедный Марат» спектакле һәм «СВОя семейная гостиная» түгәрәк өстәле күрсәтеләчәк.

Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2025-08-22/v-bashkirii-startuyut-dni-armeyskoy-kultury-4357475

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас