

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген көндез республиканың төньягында кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар ява. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Көндез +19, +24 градус.
Дүшәмбе көнне, 18 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Температура төнлә +10, +15, көндез +22, +27.
Сишәмбе, 19 августта, һава торышы үзгәрмәячәк. Төбәктә янә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Температура төнлә +10, +15, көндез +22, +27.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.