

«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары үз продукцияләрен «Россия тәме» милли гастрономия фестивалендә тәкъдим итәләр.
Илнең төп гастрономик вакыйгасы 14-24 августта Мәскәүдә ВДНХда уза. Аерым алганда, дипломантлар рәсемле бал прәннекләре, кәнфитләр, монпансье, чәк-чәк, кондитер эшләнмәләре, шулай ук ат итеннән ясалган ит деликатеслары тәкъдим итәчәкләр.
– Безнең җитештерүчеләрнең мондый масштаблы чарада катнашуы - сыйфатлы продукцияне федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеге генә түгел, ә Башкортстанның бай гастрономия традицияләрен белдерү мөмкинлеге дә ул, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров. - Дипломантларыбызның товарларына ихтыяҗ булуы һәм төбәктән читтә танылу алуы сөендерә.
Ел саен ярминкәгә миллион ярымнан артык кунак килә. Фестивальнең төп миссиясе- Россиянең барлык төбәкләреннән крафт продуктларын бер урында җыю. Бу мөһим вакыйгага килгән теләсә кайсы кеше төрле тәм-томнар ашап кына калмыйча, үзләренә ошаган продуктларны сатып та алырга мөмкин.
Чараның программасында - РФнең 70 тән артык субъектыннан продуктлар экспозицияләре, барлык теләүчеләр өчен кулинария һәм һөнәрчелек мастер-класслары, Россиянең төрле почмакларыннан килгән артистлар чыгышлары.Чарага килүчеләр милли ризыкларның үзенчәлекләре, аларны кем һәм ничек тудыруы, авыл хуҗалыгында яңа һөнәрләр, инновацияләр һәм технологик процесслар турында күп яңалыклар беләчәк.