Яңалыклар
12 август 2025, 17:22

Армия мәдәнияте көннәре

Уфа шәһәрендә флаглар парады һәм зур концертлар үтәчәк.

Армия мәдәнияте көннәреАрмия мәдәнияте көннәре
Армия мәдәнияте көннәре

Армия мәдәнияте көннәре кысаларында Уфа шәһәрендә флаглар парады һәм зур концертлар үтәчәк.

22 августта Уфа шәһәренең Совет мәйданында Русия Оборона министрлыгының “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проектын тантаналы ачу булачак. Бәйрәм кысаларында РФ Дәүләт флагы көне уңаеннан бөтен гаскәрләрнең дә флаглары парады үтәчәк.

Фестиваль бер атна дәвам итәчәк. Ул республиканың башкаласын гына түгел, башка муниципалитетларны да колачлаячак. Бу бәйрәм Башкортстан Республикасы Башлыгы башлангычы белән үтә һәм аны БР Хөкүмәте хуплый.

Фестивальне ачу тантанасында яшь кадетлар, яшь армиячеләр һәм хәрбиләр катнашачак. Алар мәйдан буйлап Русиянең дәүләт флагын, Башкортстан Республикасының флагын, Җиңү байрагын, Коры-җир гаскәрләр, хәрби-космик, хәрби-диңгез, ракета гаскәрләре, десант гаскәрләренең флаглары һәм “Башкортостан” 31 нче мотоукчылар полкының байрагы белән үтәчәк.

“Армия мәдәнияте көннәре” Башкортстанда 22 августтан 27 августка кадәр үтәчәк һәм аның кысаларында 300ләп чара булачак. Совет мәйданында кичке концертлар оештырылачак, 18.00 сәгатьтә башлана һәм керү ирекле.

Чыганак: mgazeta.com/news/novosti/2025-08-12/v-ufe-v-ramkah-dney-armeyskoy-kultury-proydyot-parad-flagov-i-bolshie-kontserty-4346268

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас