+21 °С
Болытлы


Үзе кояшлы кебек.
Башкортстанда һава торышы бозылып тора. Бүген, ягъни, 11 августта көчле яңгырлар көтелә.
Хәвефле гидрометеорологик күренешләр турында Башгидромет һәм ашыгыч хезмәтләр кисәтеп куйды.
Синоптиклар фаразлавынча, 11 августта төнлә һәм иртән республикада көчле яңгырлар көтелә.
Автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан, күрү мөмкинлеге 500-1000 м га кадәр начарлана. Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, һава шартларына туры килгән тизлекне сайларга чакыралар.