Яңалыклар
9 август 2025, 15:00

Стәрлетамакта креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышы булды

9 августта Стәрлетамакта «Сәүдәгәр 2.0» V кунакчыллык фестивале мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү буенча республика советының күчмә утырышын уздырды.

Стәрлетамакта креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышы булдыСтәрлетамакта креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышы булды
Стәрлетамакта креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышы булды

Анда Хөкүмәт әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эшкуарлыкны үстерү өчен җаваплы муниципаль хакимият башлыклары урынбасарлары, иҗат коллективлары һәм остаханәләре җитәкчеләре, эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы катнашучыларны быел беренче тапкыр 8 августта билгеләп үтелгән Креатив индустрияләр көне белән котлады. Төбәк җитәкчесе шулай ук республикада иҗат бергәлегенә ярдәм итү инфраструктурасын формалаштыруның төп этаплары турында сөйләде.

 — Бүген без советның икенче утырышын үткәрәбез. Аның бурычы – креатив индустрияләр өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләрен билгеләү, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Беренче очрашуыбыздан бирле без, беренчедән, «Башкортстан Республикасында креатив индустрияләрне үстерү турында» закон, шулай ук икътисадның бу өлкәсен җайга сала торган норматив-хокукый актлар кабул иттек. Мондый проектларга ярдәм итү системасын булдырабыз. Стратегик эшләнмәләр үзәге каршындагы Креатив индустрияләрне үстерү дирекциясен, Продюсерлар клубын эшләтеп җибәрдек. Инвесторлар мәсьәләләрен оператив хәл итү һәм аларга ярдәм итү чараларын күрү өчен даими рәвештә «креатив индустрияләр сәгате» үткәрәбез.

Төбәк җитәкчесе муниципаль дәрәҗәдә бу эшне бизнес-шерифлар – эшмәкәрлекне үстерү өчен җаваплы шәһәр һәм район башлыклары урынбасарлары алып барачак, дип өстәде.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Стәрлетамакта креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышы булды
Стәрлетамакта креатив индустрияләрне үстерү советының күчмә утырышы булды
Автор:
Читайте нас