

Конкурс РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 15 сентябрендә дөнья күргән карарына ярашлы үткәрелә. Ул "Яшьләр һәм балалар" милли проектының "Русия - мөмкинлекләр иле" федераль проекты чикләрендә үтә.
Конкурс Русия Федерациясе яшь гражданнарының социаль әһәмиятле инициативаларына ярдәм күрсәтү һәм үстерүгә юнәлтелгән. Актив гражданлык позициясенә ия булган һәм җәмгыять үсешенә өлеш салырга әзер булган 14тән 35 яшькә кадәрле яшьләр катнаша ала.
Гаризалар "Русия яшьләре" федераль агентлыгы аша 2025 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Һәр катнашучы бер проект белән бер гариза гына бирә ала.
Конкурс җиңүчеләре үз проектларын гамәлгә ашыруга 1 млн. сумга кадәр күләмдә грантлар алачак. Инициативаларны гамәлгә ашыру чоры - 2025 елның декабреннән 2026 елның ноябренә кадәр.
Быелгы сезонда конкурс яшьләр өчен актуаль һәм әһәмиятле темаларның киң даирәсенең 19 номинациясен үз эченә ала. Алар арасында #защищай - яшьләр мохитендә экстремизм идеологиясенә һәм терроризмга каршы торуга юнәлтелгән; #сохраняй_природу - экологик белем бирүгә һәм тирә-як мохитне саклауга юнәлтелгән; #двигай_сообщества - студентлар җәмгыятьләренә ярдәм итүче һәм үстерүче проектлар; #береги - гражданлык һәм патриотизмны үстерүгә ярдәм итүче проектлар; #открывай_страну - яшьләр туризмын һәм Русиянең туристик җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән; инновацияләр, мәдәният, спорт, мәгариф, социаль инициативалар һәм санлы технологияләрне үз эченә алучы башка юнәлешләр бар. Шулай ук быел Русия атом тармагының 80 еллыгын билгеләү чикләрендә #Развивая_атом махсус номинациясе бар. Барлык 19 номинацияләр исемлеге Русия Яшьләр федераль агентлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Грантлар буенча сораулар туса, "Русия яшьләр" федераль агентлыгы Кайгырту хезмәтенең: 8 (800) 222-44-89 (Русия буенча бушлай); +7 (495) 159-22-24 (Мәскәү) телефоннары буенча шалтырату сорала.
Фото: psuti.ru