

Бүген, ягъни 8 августта, республикада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле итеп явуы ихтимал, күк күкриячәк. Аерым районнарда көчле яңгыр көтелә, хәтта боз явуы мөмкин. Җил көнчыгыштан исәчәк, яшен яшьнәгәндә көчәючән. Һава температурасы көндез +20,+ 25 градус.
Иртәгә, ягъни шимбә көнне, шулай ук кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, төнлә урыны белән көчле итеп явачак, күк күкриячәк. Һава температурасы төнлә +11,+16, көндез +20,+25 градус. Якшәмбе, 10 августта, шундый ук яшенле һәм яңгырлы һава торышы фаразлана. Һава температурасы көндез +19,+24 градус.