Яңалыклар
8 август 2025, 06:54

Студент отрядлары эш бирүчеләргә конкурс игълан итте

Быел ул 11 номинация астында бара.

Студент отрядлары эш бирүчеләргә конкурс игълан иттеСтудент отрядлары эш бирүчеләргә конкурс игълан итте
Студент отрядлары эш бирүчеләргә конкурс игълан итте

Яшьләрнең эшкә урнашуының иң яхшы практикалары буенча Бөтенрусия конкурсы старт алды. Быел ул 11 номинация астында бара. Алар арасында Русия студент отрядлары (РСО) белән иң яхшы эшчәнлек кейсларына "Труд крут" номинациясе бар. Бу тәҗрибә бүлешү, башкаларны эшкә дәртләндерү һәм оешманың бер өлеше булу өчен шәп мөмкинлек. Гаризалар 23 июньнән 31 августка кадәр кабул ителә. Русия хезмәт министрлыгының — mintrud.gov.ru/events/1416 сайтында җентеклерәк танышырга мөмкин.
Быел Русия студент отрядларының Башкортстан төбәк бүлеге аша 5 600 кеше үткән, 52 предприятие белән хезмәттәшлек килешүе төзелгән. Предприятиедә Русия студент отрядлары әгъзалары белән эшләргә җәлеп ителүче эш бирүчеләр өчен студентның айлык эш хакы суммасыннан 22,4 % күләмендә ташлама каралган. Шуның 11,2 проценты эш бирүчегә кайтарыла. Шулай ук РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылган "Мобильность 2.0" программасы чикләрендә ташлама каралган. Ул эш урынына 50 километрдан артык ераклыктагы торак пунктыннан килгән хезмәткәр өчен 14 мең сум күләмендә субсидия бирүне күзаллый.
Белешмә. Русия студент отрядларының Башкортстан төбәк бүлеге медицина (кече һәм урта медперсонал), сервис (ресторан, кунакханә комплекслары һәм шифаханәләрдә), авыл хуҗалыгы (механизаторлар, ветеринарлар һ.б.-лар), төзелеш, җитештерү (предприятиеләрдә эшче персоналлар), педагогик (балалар сәламәтләндерү лагерьларенда вожатыйлар), проводниклар отрядлары (пассажир вагоннарында), үсмерләр хезмәт отрядлары (14тән 17 яшькә кадәр) эшчәнлекләре буенча эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Эшкә урнаштыру җәйге чорда да, сезонлы, шулай ук ел әйләнәсенә дә гамәлгә ашырыла. Хезмәт хакы - 25 меңнән 112 мең сумга кадәр.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас