Яңалыклар
8 август 2025, 13:11

Бердәм сафта

Башкортстанда "Бердәм сафта" дип аталган инклюзив балалар хәрби-спорт патриотик лагеры эшли башлады.

Бердәм сафтаБердәм сафта
Бердәм сафта

Башкортстанда "Бердәм сафта" дип аталган инклюзив балалар хәрби-спорт патриотик лагеры эшли башлады. Проект - РФ президенты грантлары конкурсы җиңүчесе. Илнең 9 төбәгеннән 113 бала бай программада катнашу өчен килде.
Лагерьның төп үзенчәлеге - ишетү сәләте бозылган балалар белән эшләү. Балалар белән вожатыйлар - Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенең яшь активистлары, ишарә телен белүче волонтерлар һәм тәрҗемәчеләр эшли. Шундый ярдәм булу аркасында һәр бала үзен команданың бер өлеше итеп саный һәм сәләтен ача ала.
Лагерь сменасы ике атнага: 5 - 18 августка кадәр исәпләнгән. Программада хәрби-патриотик уеннар, спорт ярышлары, иҗади остаханәләр, тарих дәресләре һәм команда биремнәре.
- Бу - бөтен Русия өчен уникаль проект. Бер мәйданда ишарә телен белүче вожатыйлар һәм волонтерлар күзәтүе астында саңгырау ата-аналарның ишетүче һәм ишетмәүче балалары очрашты. Без бу хакта күптән хыяллана идек. "Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте" Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге командасы, БР Хөкүмәте һәм Президент грантлары фонды булышлыгы аркасында бу хыял чынга ашты. Балалар хәрби әзерлек һәм патриотик тәрбия алалар, үзара дуслашырга өйрәнәләр. Без бу юнәлешне үстерергә һәм камилләштерергә уйлыйбыз", - дип белдерде Башкортстандагы Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте рәисе Ольга Шевнина.
Проектның дәвамы булачак. 2026 елда инклюзив балалар хәрби-патриотик лагеры БР Башлыгы гранты ярдәме белән оештырылачак.

Фото: БР спорт министрлыгы сайтыннан.

Бердәм сафта
Бердәм сафта
Бердәм сафта
Бердәм сафта
Бердәм сафта
Бердәм сафта
Бердәм сафта
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас