Яңалыклар
8 Августа 2025, 16:11

Башкортстанның 5 проекты җиңгән

Аларга 30,8 млн. сум биреләчәк.

Башкортстанның 5 проекты җиңгәнБашкортстанның 5 проекты җиңгән
Башкортстанның 5 проекты җиңгән

2025 елның 7 августында РФ Хөкүмәтендә экология һәм табигатьне саклау проектларына ярдәм күрсәтү буенча Координацион совет утырышы үткән. Анда беренче Президент табигать фонды конкурсы җиңүчеләре билгеләнгән. Башкортстанның 5 проекты грантка лаек. Аларга 30,8 млн. сум биреләчәк.
Җиңүче проектлар:
1. "Заповедный резерв" һөнәри ориентация үзәге ("Башкирия" милли паркы") - 23,8 млн. сум алачак һәм бу иң зур грантларның берсе.
Үзәктә аеруча сакланучы территорияләрдә эшләү өчен кадрлар әзерлиячәкләр, яшьләр һәм балалар белән һөнәр юнәлешләре буенча эш алып барылачак.
2."Ирәмәлне сакларга вакыт" ("Көчле Ирәмәл" АНО) проект командасына Җәмәгатьчелек проектларының ресурслар үзәгендә консультацияләр бирелгән.
3. "Бал кортларының төньяк-башкорт генофондын һәм биологик төрлелеген саклау стратегиясен әзерләү" (Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге).
Проект географиясе Аскын, Тәтешле, Яңавыл һәм Балтач районнарын үз эченә ала. Проект төньяк башкорт кортларының генетик сыйфатларын, аларның таралуын һәм санын өйрәнүне күзаллый. Шуның нигезендә популяцияне саклау стратегиясе әзерләнәчәк.
4. "Фотоятьмә: кыргый табигатьне саклау буенча гамәли курс" (Сергей Ермоленко).
5. Эре һәм уртача имезүчеләрнең фотомониторингын оештыру (Көньяк Урал дәүләт табигать тыюлыгы)
Җиңүчеләрнең гомум саны - 164, аларга гомум 1 млрд. сум күләмендә акча бүленәчәк. Хупланган проектлар 1 сентябрьдән эшли башлый ала.
Ресурс үзәгендә бушлай консультациягә язылу өчен түбәндәге телефонга шалтыратыгыз: +7 (347) 218-12-52 Электрон почта: nko-rb@mail.ru

Фото:kamgov.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас