Яңалыклар
7 август 2025, 07:38

Уфа уч төбендәгедәй

Уфа шәһәренең 1:2000 масштабында эшләнгән макетын күрсәттеләр.

Уфа уч төбендәгедәйУфа уч төбендәгедәй
Уфа уч төбендәгедәй

Төзүчеләр көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Башкортстан төзүчеләр ассоциациясе киңәшмәсе алдыннан Уфа шәһәренең 1:2000 масштабында эшләнгән макетын күрсәттеләр.

Макетны 120 кешедән торган команда ясаган. Шәһәрнең генераль планын кулланып, аның төгәл күчермәсен эшләүгә ирешкәннәр. Анда 10 меңләп бина, юллар, агачлар, парклар бар. Макетның уникальлеге шунда – масштабы бик кечкенә булуга карамастан, һәр бинаны 3Д-модель ярдәмендә детальләштергәннәр. Бу макет киләчәктә шәһәрдә проектлар планлаштырганда зур ярдәмче булачак.

  • Макетны шәһәр халкына да күрсәтәчәкбез, - диде Радий Фәрит улы. – Безнең Уфаның нинди матур һәм гүзәл булуын барсы да күрергә тиеш.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас