+21 °С
Болытлы


Росельхознадзор идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Көергәзе районыннан 2 мең тонна көнбагыш мае Кытай Халык Республикасына юл тоткан. Май сынау лабораториясе тикшерүләрен уңышлы узган – анда карантин организмнар юклыгы расланган. Нәтиҗәдә, 90 фитосанитар сертификат тапшырылган.
Июль азагында шушы ук оешма Кытайга 1351 тонна үсемлек мае озаткан иде инде. Ел башыннан алып Кытай бездән барлыгы 9,9 мең тонна үсемлек мае сатып алган.