Яңалыклар
2 август 2025, 05:28

Уфада бушлай кино күрсәтәчәкләр

Җитмәсә, ачык һава астында...

Уфада бушлай кино күрсәтәчәкләрУфада бушлай кино күрсәтәчәкләр
Уфада бушлай кино күрсәтәчәкләр

Җитмәсә, ачык һава астында...

 

Уфада ачык һавада кино күрсәтәчәкләр. Ул «Кашкадан» паркында,  9 август көнне була. Ә без карыйсы фильм «Авылча сынау» дип атала.

"Киләсе ялларда синоптиклар безгә кояшлы көннәр вәгъдә итә. Барлык уфалыларны һәм башкала кунакларын саф һавада ял сәгатьләрен уздырырга һәм бушлай кино карап ләззәтләнергә чакырам, - дип язган үз социаль челтәрләрендә Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Антон Тарасов. – Игелекле һәм чын-чынлап җәйге фильм һәркемгә ошар. Өлкәннәр үзләренең авылдагы кайгысыз балачагын, ә яшь буын гади шатлык һәм чын кыйммәтләр турында искә төшерәчәк".

Башлана: 22.00 сәгатьтә.

Фильмның сюжеты үзәгендә – популяр видеоблогер булырга хыялланган 11 яшьлек малай Тимур тарихы. Контент өчен ул иң куркыныч эш-гамәлләргә, шул исәптән велосипед урлауга да әзер. Тимурнең әтисе улының мавыгуына шатланып бетми, шулай да бәхәскә риза: әгәр малай бер ай авылда бабасы янында була алса, ул теләгәнен эшли ала.  Менә шул, калаганын кино карап белерсез, дуслар.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас