

ВДВ ветераны Рифат Хуҗагалиев төбәк Башлыгы Радий Хәбировка "Патриот" территориясендә һава-десант комплексы булдыру планнары турында сөйләде. Проект парашют тренажеры һәм трамплин, МИ-8 биеклек тренажеры, асылмалы системалар өчен стапельләр төзүне, АН-2 самолеты макетын, шулай ук ВДВ частьлары һәм берләшмәләре эмблемаларын һәм Советлар Союзы Герое, легендар һава-десант гаскәрләре командующие Василий Маргелов бюстын урнаштыруны күздә тота. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы проектны хуплады һәм аны киләсе елда гамәлгә ашыра башларга кирәклеген билгеләп үтте.
Радий Хәбиров шулай ук Ватанны саклаучылар гаиләләренең гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Советлар Союзы Герое Петр Рубанның тол хатыны Татьяна Рубан белән аралашты. Ул республика башлыгына шәхсән игътибары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.
"Мин аларның барысы да кайгыртучанлык һәм игътибар белән әйләндереп алынган икәнен күрәм. Миңа сезнең республика бик ошады. Табигать матур, барысы да чиста һәм тәртипле, халык бик ачык йөзле. Бүген Максим Серафимов исемен йөртүче "Патриот" паркында бәйрәмгә баруыма шатмын, аның әти-әнисе белән дә мин бик нык дуслаштым" — дип билгеләде Татьяна Рубан.
Радий Хәбиров тамашачылар белән бергә ВДВ ветераннарының «Как воюет десант», «Первушино» пилотаж төркеме һәм парашютчыларның чыгышларын тамаша кылды, шулай ук сугышчы-десантчылар белән аралашты.
"Минем монда халык гаиләләр белән килсен, дигән идея бар иде, балалар яшьтән үк әтиләренә хөрмәт белән карауларын, аларның геройлар һәм чын яклаучылар булуын күрсеннәр иде. Миңа калса, моңа ирешеп була. Күрәсезме, зур бәйрәм һәм чыннан да идеаль урын, әмма без һәрвакыт ниндидер яңа нәрсә уйлап табачакбыз. Бүген без шулкадәр кеше килер дип көтмәгән идек. Парковкалар да ясарга кирәк, тагын да күбрәк ниндидер күңел ачулар, ниндидер патриотик әйберләр. Безнең алда бер ел бар. Миңа калса, без бүген ВДВ көнен генә билгеләп үтмибез, монда илне саклаучылар җыелган", - дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".