

Агымдагы елда легендар Һава-десант гаскәрләренә 95 ел тула. Юбилей уңаеннан исә Башкортстанның барлык районнарыннан командалар каршылыклы трассага узышта көчләрен сыный.
Барлыгы 50дән артык команда көч, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтәләр биредә. Йөгерү инструкторлары буларак титуллы спортчылар – Башкортостан Республикасы һәм Русия Федерациясе чемпионнары чакырылган. Алар ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучылар өчен мәҗбүри разминка үткәреп тә өлгерделәр.
Ярышларда җиңү өчен команда финишка тулы состав белән килергә тиеш булуын да билгеләп үтә оештыручылар. Киеренке ярыштан соң кунакларны десантчыларның күрсәтмә чыгышлары, һәйкәл ачылышы һәм бәйрәм концерты көтә.
Һава десанты гаскәрләре – «канатлы пехота», «зәңгәр беретлар» – гвардияче-десантларны нинди генә эпитетлар белән атамыйлар, әмма «Бездән башка беркем дә!» (»Никто, кроме нас!») принцибы буенча яшәүчеләрнең көче, батырлыгы һәм ышанычлылыгы үзгәрешсез кала.
Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесы хезмәтенең өлкән офицеры Рәдиф Хамзин:
- Мин бу чарага Рязань каласыннан килдем. Безнең училищеда 2018 елда җирдәшебез Максим Серафимов укып бетеп чыкты. Без ул вакытта бергә хезмәт иткән идек. Дуслар булдык, бер-беребезгә ниндидер кимәлдә терәк булдык. Безнең Башкортстан солдатлары һәм офицерлары һәрвакыт алда булганнар. Алар батырлыклары белән һәрвакыт дан тотканнар, - дип бәян итте Рәдиф ага журналистларга. - Махсус хәрби операциягә бергә киттек аның белән. Аның каһарманлыгы - безнең өчен зур өлге. Үземнең дә улым үсеп килә. Без аның мисалында яшь офицерларны да тәрбияләргә тырышабыз. Аның соңгы сулышына кадәр Ватангра булуын үрнәк итеп куябыз.
Шулай ук Хәмзиин әлеге бәйрәмнең масштабларын да билгеләп узды.
- Башкортстанда зур күләмдә һава-десант гаскәрләре бәйрәме уздырылуына бик кәнәгатьмен. Минем уйлавымча, ватанпәрвәрлек беренче чиратта булырга тиеш, - дип ассызыклады ул.
Рәдиф Әмир улы - күпләргә үрнәк булган чын офицер. Ул Батырлык ордены, шуннан соң кыюлыгы һәм Ватанга намуслы хезмәте өчен күпсанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю ир-егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!
Юлай НИЗАЕВ.
Александр ДАНИЛОВ фотосурәтләре.