Яңалыклар
2 август 2025, 14:00

Башкортстанда законсыз әзерләнгән урман күләме 17 процентка кимегән

Республикада законсыз урман кисүгә каршы көрәш дәвам итә: быел аның күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17 процентка кимегән.

Башкортстанда законсыз әзерләнгән урман күләме 17 процентка кимегәнБашкортстанда законсыз әзерләнгән урман күләме 17 процентка кимегән
Башкортстанда законсыз әзерләнгән урман күләме 17 процентка кимегән

 Агымдагы ел башыннан «Кара урман кисүчеләр» законсыз рәвештә 1740 кубометр агач әзерләп өлгергән, 78 очрак буенча РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Юнир Садыйков, законсыз кисү күләмен киметү урманнарны саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип ассызыклады.

 — Дистанцион космик мониторинг – «кара урман кисүчеләр» белән көрәшүнең нәтиҗәле коралы. Без мониторинг зонасын планлы рәвештә киңәйтәбез, һәм бүгенге көндә урман фонды территориясенең 94 проценты даими күзәтү астында тора. Исегезгә төшерәм, 2018 елда эш 360 гектардан (урман фондының 6 проценты) башланган иде, — дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук җитәкче сүзләренчә:

 — Башка чаралар белән беррәттән, законсыз әзерләнгән агач күләмен киметүгә Башкортстан урман инспекторларының матди-техник җиһазланышын ел саен арттыру да ярдәм итә. 2019 елдан бу максатларга якынча 157 млн сум бүлеп бирелгән, бу 500 берәмлектән артык техника һәм җиһаз сатып алырга мөмкинлек биргән. Бу стратегик якын килү үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде, — ди ул.

Урманнарны саклау чаралары комплексында җир өсте патруле мөһим урын алып тора. Ел башыннан дәүләти урман инспекторлары, контрольне халык арасында профилактик эш белән берләштереп, 13,5 меңгә якын патрульлек үткәргән.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты.

Башкортстанда законсыз әзерләнгән урман күләме 17 процентка кимегән
Башкортстанда законсыз әзерләнгән урман күләме 17 процентка кимегән
Автор:
Читайте нас