

Башкортстанда беренче тапкыр “СВОя спортивная семьЯ” дип аталган чара үтәчәк. Анда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашачак.
2025 елның 9 августында 11 сәгатьтән алып 15 сәгатькә кадәр физкультурачылар көне уңаеннан Рима Баталова исемендәге спорт үзәгендә “СВОя спортивная семьЯ” фестивале үтәчәк. Анда армрестлинг, пауэрлифтинг, пуля белән ату, өстәл теннисы, җәядән ату бенча ярышлар, «Күңелле старт» үтәчәк.
Фестиваль кунаклары өчен мәдәни программа каралган, мәйданчыкларда аниматорлар, аквагрим эшләячәк, һәр федерация үз спорт төрен күрсәтәчәк.
Чарада катнашырга чакырабыз.
Теркәлү өчен сылтама: https://org.moisport.ru/public-events-schedule/150220/applications/new
Чыганак: tuvest.ru