

Уфа вузара кампусы резиденты студенты пилотсыз очу аппараты эшләгән. Ул аппаратны авыл хуҗалыгында: әйтик, ашламалар, пестицидлар, биопрепаратлар сиптерүдә кулланырга була.
Максим Лабеевның бу диплом эше булган.
Вузара кампус РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында төзелде.
Максим Лабеев – УДНТУда стартап форматында диплом яклаучы 225 студентның берсе. Быел аларның саны ике тапкырга арткан. Андый проектлар һәрвакыт үзләренең югары әзерлеге белән аерылып тора, дип билгелиләр югары уку йортында. Соңгы елларда уку йортында уйлаган фикерне стартапка әверелдерергә мөмкинлек биргән тулы бер экосистема оештырылган. Вузара кампуста УДНТУның стартап-студиясе һәм эшкуарлар “Точка кипения”се ачылган.
Максим эшләгән пилотсыз очу аппаратының төп өстенлеге – ул кыйммәт түгел: база комплектациясе 12 0мең сум тирәсе тора. Бу аңа ошаш аппаратлардан 2-3 тапкыр очсызрак дигән сүз.
Чыганак: pravitelstvorb.ru